«Балалар» үзәге сабыйларны түгәрәкләргә чакыра

Әл-Мәрҗани җәмигъ мәчете каршысында эшләп килүче "Балалар" үзәге 3-7 яшьтәге сабыйларны каратэ (малайлар өчен), гимнастика (кызлар өчен), кытай телен өйрәнү түгәрәкләренә чакыра. Шулай ук үзәктә махсус логопед белән шөгыльләнергә дә мөмкинчелекләр бар.

"Балалар" үзәгендә 3-10 яшьтәге балалар өчен (малайлар һәм кызлар өчен аерым) Коръән уку һәм Ислам нигезләре дәресләре дә оештырыла.

Безнең адрес: Казан шәһәре, К.Насыйри урамы, 17 йорт. "Балалар" сабыйлар үзәге

Тулырак мәгълүматны 89046656159 телефон номерына шалтыратып белә аласыз.