Татарстан Президенты кече хаҗ – гомрә кылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре вакытында кече хаҗ  – гомрә кылды. Республикабыз башлыгы социаль челтәрләрдәге үзенең рәсми аккаунтларында изге Мәккә шәһәреннән фото һәм видео куйган иде.

Татарстан Президентына Согуд Гәрабстаны җитәкчелеге тарафыннан зур хөрмәт күрсәтелде, чөнки Кәгъбәнең эченә керү хокукына патшаның дәрәҗәле кунаклары гына ия булалар. Рөстәм Миңнеханов хәҗәре әсвәд – “кара таш”ка орынып хаҗ йолаларының берсе – “кара таш”ны үбеп догалар укыды.

Татарстан Президенты белән бергәТатарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да гомрә кылды.