Сәүдәгәр Муллин йорты

Сәүдәгәр Муллин йорты. Узган гасыр ахырында ул ниди ташлындык хәлгә килде һәм бүгенге көндә ул нинди. Әлеге йортны тергезү һәм соңыннан татар мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдыручы үрнәк йорт буларак җәмәгатьчелек хозурына тәкъдим итүчеләр булып Мансур хәзрәт Җәләлетдин җитәкчелегендәге Казан мөхтәсибәте һәм Әл-Мәрҗани мәчете мәхәлләсе торалар.

Муллин йорты XIX гасыр ахырында төзелә. Ул татар төзелеш сәнгатенең типик йорт үрнәге булып тора.

Борһанетдин Фәхретдин улы 2 нче гильдияле сәүдәгәр, җәмәгать эшлеклесе.  Ул «Мәрҗания» мәдрәсәсе төзелешенә булышкан һәм башка җәмгыяви-хәйрия чараларында ихластан катнашкан.