Галимҗан Барудиның 160 еллыгы уңаеннан галимнең 22 репринт басмасын нәшер иттеләр
6 февральдә ТР мөселманнары диния нәзарәтенең Пленум утырышы булды. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды һәм мөфтинең урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре, мәдрәсә җитәкчеләре катнашында үтте.
Утырышта мөфти, баш казый һәм мөфтинең беренче урынбасары булырга теләүчеләр рәсми кандидат буларак расланды.
Мәгълүм булганча, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 2017 елның 11 гыйнварында узган чираттагы Пленум утырышында, 1 нче санлы беркетмәгә нигезләнеп, мөфти һәм баш казый, мөфтинең беренче урынбасары вазыйфаларына кандидатлар тәкъдим итү таләпләре билгеләнгән иде. 13 гыйнвардан башлап 13 февральгә кадәр кандидатлардан гаризалар кабул ителде. Кандидатлар мөхтәсибәтләр уздырган җыелышларда каралды.
Мөфтилеккә рәсми кандидат итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин расланды (“Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие).
Баш казый вазыйфасына рәсми кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев (Балтач районы имам-мөхтәсибе, баш казый), расланды.
Мөфти урынбасары вазыйфасына рәсми кандидат итеп Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин (Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе, төньяк-көнбатыш төбәге казые), Илфар хәзрәт Хәсәнов (“Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы) расланды.
Җыелышта Корылтай көне билгеләнде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VII Корылтае 17 апрельдә уздырыла.
Галимҗан Барудиның 160 еллыгы уңаеннан галимнең 22 репринт басмасын нәшер иттеләр
Мансур хәзрәт Җәләлетдин ТР мөселманнары диния нәзарәтенең пленум утырышында катнашты
Мансур хәзрәт Җәләлетдин исем кушу йоласы нечкәлекләре турында сөйләде