Галимҗан Барудиның 160 еллыгы уңаеннан галимнең 22 репринт басмасын нәшер иттеләр
Олуг татар дин әһеле Галимҗан Барудиның 160 еллык юбилее уңаеннан "Хозур" нәшрият йорты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә галимнең 22 репринт басмасын нәшер итте.
1.«Гыйбадәт сәляс: зәкят, руза, хаҗ»,
2.«Гыйбадәт сәляс: китабас-саләт»,
3.«Хөсне-л -гыйбадәт»,
4.«Әл-гукуд әс-сәляс. Никах, талак, ямин»,
5.«Нәмүнәи хисаб»,
6.«Лөгате-с-сәляс»,
7. «Сөаль вә җаваплы бәдә-әҗл-мәгариф»,
8.«Бәд-үл-мәгариф гыйлем-ат-тәүхид»,
9. «Бәдә-әл-мәгариф: әзкярли»,
10.«Сөаль вә җаваплы әүвәл-ән-нәзафәт»,
11.«Әүвәл ән-нәзафәт»,
12.«Китап-әл-мөгамаләт: магариф исламиядән»,
13.«Тарих әнбия»,
14.«Сад пәнд»,
15.«Әзкәр әс-салават. Мәгариф исламиядан җүз 5»,
16.«Тәтиммә китаб әс-салават»,
17.«Тәкмиләи сәвад хаван»,
18.«Сәвад хан»,
19.«Кыйссаи Хозыр галәйһи-с-сәлам»,
20."Әл-китәб әл-әүвәл мин әл-әрбәгыйнәт әл-мөтәсәлсилә".
Кырыгар хәдисне җыйган сериянең беренче китабы.
21. "Әл-китәб әс-сәни мин әл-әрбәгыйнәт әл-мөтәсәлсилә".
Кырыгар хәдисне җыйган сериянең икенче китабы.
22.“Мәдхаль гарәбия”
Болардан тыш "Хозур" Ләйлә Хисаметдинованың «Г. Баруди: Жизнь и общественно-политическая деятельность» дип атлган китабын бастырды. Бу китап тәүге тапкыр дөнья күрде. Шулай ук язучы, тарихчы, журналист, сәясәтче Йосыф Акчураның “Дамелла Галимҗан Баруди” китабын бастырды.
Галимҗан Барудиның 160 еллыгы уңаеннан галимнең 22 репринт басмасын нәшер иттеләр
Мансур хәзрәт Җәләлетдин ТР мөселманнары диния нәзарәтенең пленум утырышында катнашты
Мансур хәзрәт Җәләлетдин исем кушу йоласы нечкәлекләре турында сөйләде